Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
ШӘКЕРТЛӘР АРАСЫНДА «ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ ЭШЕ» БЕЛГЕЧЛЕГЕ БУЕНЧА «ШӘФКАТЬЛЕЛЕК ТРАДИЦИЯЛӘРЕН ДӘВАМ ИТЕП» ДИГӘН ЧИТТӘН ТОРЫП УЗДЫРЫЛУЧЫ ТӨБӘКАРА ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК КОНКУРСЫ

ШӘКЕРТЛӘР АРАСЫНДА «ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ ЭШЕ» БЕЛГЕЧЛЕГЕ БУЕНЧА «ШӘФКАТЬЛЕЛЕК ТРАДИЦИЯЛӘРЕН ДӘВАМ ИТЕП» ДИГӘН ЧИТТӘН ТОРЫП УЗДЫРЫЛУЧЫ ТӨБӘКАРА ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК КОНКУРСЫ

3 May 2024
ШӘКЕРТЛӘР АРАСЫНДА «ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ ЭШЕ» БЕЛГЕЧЛЕГЕ БУЕНЧА «ШӘФКАТЬЛЕЛЕК ТРАДИЦИЯЛӘРЕН ДӘВАМ ИТЕП» ДИГӘН ЧИТТӘН ТОРЫП УЗДЫРЫЛУЧЫ ТӨБӘКАРА ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК КОНКУРСЫ
Шәкертләр арасында «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча «Шәфкатьлелек традицияләрен дәвам итеп» дигән читтән торып уздырылучы төбәкара һөнәри осталык конкурсы Идел буе федераль округы директорлар советының 2023-2024 уку елының эш планына ярашлы рәвештә, шәкертләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итү һәм киләчәк һөнәр, социаль әһәмият, медицина этикасы һәм деонтологиясе кыйммәтләрен һәм принципларын алга сөрү максатларында, шәкертләрнең дөньякүләм күзаллауларын киңәйтү, тарихи традицияләрне сакларга өндәү, һәр конкурсантның иҗади потенциалын ачу, шәфкатьлелек, гаделлек, мәхәббәт, намуслылык һәм җаваплылык тәрбияләү, үзара аңлашу нигезләрен өйрәтү, якыннарга хөрмәт күрсәтү өчен уздырыла. Шулай ук әлеге чара Идел буе федераль округының медицина һәм фармацевтика белемен бирү буенча урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеген камилләштерүгә зур этәргеч булып тора.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе шәкерте Михайлюк Валерия Александровнага I урын бирү турында карар кабул итте.
Җитәкчеләре:
-    Аргудяева Г.А. – шәфкать туташы эшен оештыру укытучысы;
-    Алексеева А.А. – рус теле һәм сөйләм культурасы укытучысы;
-    Гобәйдуллина Н.К. – шәфкать туташы эше укытучысы;
-    Малышева О.Е. – шәфкать туташы эше укытучысы.
Михайлюк Валерияне җиңүе белән котлыйбыз һәм сайлаган һөнәрендә алга таба да уңышлар телибез!