ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ ЭШЕ БЕЛГЕЧЛЕГЕ БУЕНЧА «2023-2024 ЕЛГЫ ЧЫГАРЫЛЫШНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ШӘКЕРТЕ» РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

3 may 2024

ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ ЭШЕ БЕЛГЕЧЛЕГЕ БУЕНЧА «2023-2024 ЕЛГЫ ЧЫГАРЫЛЫШНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ШӘКЕРТЕ» РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
Шушы көннәрдә «Әлмәт медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан 2024 елның 22 мартында оештырылган Шәфкать туташы эше белгечлеге буенча «2023-2024 елгы чыгарылышның иң яхшы шәкерте» һөнәри осталык республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Конкурсның максаты: Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләрендәге чыгарылыш шәкртләренең һөнәри әзерлек сыйфатын бәяләү, чыгарылыш шәкертләренә хезмәт базарында уңышлы көндәшлек итүгә мөмкинлек бирә торган сыйфатлы һөнәри белем алуга шәкертләрнең мотивациясен арттыру, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Конкурсның бурычлары:
- һөнәри осталыкны камилләштерү, конкурста катнашучыларның иҗади потенциалын үстерү;
- Шәфкать туташы эше белгечлеге шәкертләренең һөнәри эшчәнлек алып барырга әзерлеген бәяләү;
- сайланган һөнәргә хөрмәт һәм ныклы кызыксыну формалаштыру;
- булачак медицина хезмәткәрләренең һөнәри формалашуын, аларның гомуми һәм һөнәри компетенцияләрен формалаштыру;
- «Шәфкать туташы» һөнәренең абруен күтәрү.
Конкурс берничә этаптан торды:

I этап «Мин – Шәфкать туташы эше белгечлеген тәмамлаучы» темасына үз-үзеңне тәкъдим итүне таләп итә.
II этап өч элементтан торган түбәндәге һөнәри биремнәр үтәүне үз эченә ала:
1. Тест биремнәрен чишү;
2. Ситуацияле бурычларны хәл итү;
3. Инглиз теленнән биремне үтәү.
III этапта манипуляция күрсәтү каралган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом белән 6301 нче төркем шәкерте Габделәхәтова Равилә Ильяс кызы бүләкләнде.
Конкурсантны әзерләүдә түбәндәге укытучылар катнашты:
-    Зиннәтуллина Г. М. – терапия укытучысы;
-    Мифтахова А. Х. – педиатрия укытучысы;
-    Хохлова Н. В. – инглиз теле укытучысы;
-    Гобәйдуллина Н. К. – Шәфкать туташы эше укытучысы;
-    Малышева О. Е. – Шәфкать туташы эше укытучысы;
-    Садыкова А.Н. – Дерматовенерология укытучысы.
Габделәхәтова Равиләне призлы III урын белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм һөнәри үсеш телибез.

Фото:  Download / Download