Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
КАЗАНДА А.Ф. САМОЙЛОВКА БАГЫШЛАНГАН «ФУНДАМЕНТАЛЬ ҺӘМ КЛИНИК ЭЛЕКТРОФИЗИОЛОГИЯ. ЗАМАНЧА МЕДИЦИНАНЫҢ АКТУАЛЬ СОРАУЛАРЫ» ДИГӘН VII ХАЛЫКАРА КОНГРЕССКА СТАРТ БИРЕЛДЕ

КАЗАНДА А.Ф. САМОЙЛОВКА БАГЫШЛАНГАН «ФУНДАМЕНТАЛЬ ҺӘМ КЛИНИК ЭЛЕКТРОФИЗИОЛОГИЯ. ЗАМАНЧА МЕДИЦИНАНЫҢ АКТУАЛЬ СОРАУЛАРЫ» ДИГӘН VII ХАЛЫКАРА КОНГРЕССКА СТАРТ БИРЕЛДЕ

3 May 2024
КАЗАНДА А.Ф. САМОЙЛОВКА БАГЫШЛАНГАН «ФУНДАМЕНТАЛЬ ҺӘМ КЛИНИК ЭЛЕКТРОФИЗИОЛОГИЯ. ЗАМАНЧА МЕДИЦИНАНЫҢ АКТУАЛЬ СОРАУЛАРЫ» ДИГӘН VII ХАЛЫКАРА КОНГРЕССКА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Конгрессның төп максаты – фундаменталь тикшеренүләрне клиник практикага түбәндәге юнәлешләр буенча трансляцияләү:
* кардиология һәм аритмология, нейрофизиология;
* функциональ диагностика;
* йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерүнең ультратавыш ысуллары һ. б.
«Кардиология, аритмология кебек юнәлешләр безнең максатчан күрсәткечләргә ирешү, гомер озынлыгын арттыру һәм үлемне киметү өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. – Төп ресурс – диагностика һәм вакытында дәвалау турында карар».
Ачылу кысаларында шулай ук Яшь галимнәр конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Анда Россиянең яшь белгечләре катнашты.
Конгресс ике көн дәвам итәчәк. Аның кысаларында пленар һәм секцион утырышлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар узачак.